Мәрхәмәтлелек декадасы

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

1-10 декабрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең Теләче районында да Инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши һәм законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләр әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәмгә, кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ. Бу көн җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.

Ункөнлек кысаларында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып аларның хәлләрен белделәр, бәйрәмгә чакырдылар. Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән татлы күчтәнәч пакетлары таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International