8 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән Альмира Галееваны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Геройлар көне белән тәбрикләделәр.