Ватан Геройлары көне – истәлекле көн.

2022 елның 9 декабре, җомга

Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Без бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы  хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу дата илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята.  Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан  Олы Мәтәскә авылы   мәдәният хезмәткәрләре 8 декабрь көнне “Ватанның данлы уллары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International