Һәр чорның үз геройлары – үз Ватаннарын батырларча яклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр бар.

2022 елның 9 декабре, җомга

Ватаныбызның якты киләчәге өчен батырлык кылган кешеләрнең күбесе үз гомерләрен  корбан иттеләр.

  Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 8 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Батырлыклары белән данлы безнең якташлар» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырдылар. Бу чарада  катнашучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр, илебезнең героик үткәне турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International