Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда күңелле мәшәкатьләр – каз өмәләре башлана.

2022 елның 9 декабре, җомга

Казларны йолкып, эшләре беткәч, кич белән җыелышып, авыл апалары каурый сызыралар. Шул сызырылган канатлардан май канатлары ясыйлар.​ 8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды. Каз канатын оста итеп бәйләүче Алсу Губайдуллина барлык катнашучыларга май канаты ясауның серләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International