«Китапханә кунакка килә»

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Алан авыл китапханәсе, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Китапханә кунакка килә» дигән акция үткәрде: китапханәче 75 яшьтән узган актив укучыларның өйләренә барып, хәлләрен белеп, быел китапханә фондына кайткан  яңа әдәбият белән таныштырды. Аларның  күбесе туган якны өйрәнү китаплары белән кызыксынды. Өлкәннәрнең өйләренә баруның максаты китап алмашу белән генә чикләнми:  өлкән китап укучыларны китапханәченең игътибары һәм көндәлек тормыш темаларына әңгәмә дә бик сөендерә. Китапханәче  әңгәмә барышында китапханәнең мәгълүмати хезмәтләре һәм планлаштырылган чаралар турында да искәртте. Өлкәннәрнең өйләренә бару даими  оештырылып торса да, алар һәрвакыт  китапханәчене шатланып каршы алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International