8 декабрьдә Үзәк авыл китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баяновның тууына 95 ел тулуга багышланган «Җыр дәвам итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә А. Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм шагыйрьнең иң танылган шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде. А. Баянов үз чорының үзенчәлекләрен, романтик хисләрен һәм замандашларының өметләрен ача. Укучылар аның иҗаты белән таныштылар, ул ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Шагыйрьнең лирик герое бүтәннәргә охшамый, ул укучыларның йөрәкләрендә бик төрле, кайвакыт каршылыклы хисләр тудыра.