Инвалидлар декадасы

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы уза. Ул  җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Баландыш  төп гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлар отряды активистлары нәкъ менә шушы максаттан Гарипов Рәмискә кунакка барып бүләкләр тапшырдылар, аның белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International