Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбе укучылары «Конституцион диктант» Бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты. Акциянең максаты-илнең төп законы белән танышу аша, яшь буынның хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү. "Конституцион диктант» 19 сораудан торды. Алар Конституциянең аерым нигезләмәләренә дә, тулаем Россия Федерациясенең законда беркетелгән хокукый системасының нигезләренә дә багышланган иде. Шулай итеп, катнашучылардан Россиянең Дәүләт-территориаль төзелеше формасы, кеше һәм гражданның төп хокуклары һәм ирекләре, РФда хакимият чыганагы, үзәк һәм субъектлар арасында вәкаләтләр бүленеше, хәтта Конституцияне үзгәртү яки Россия гражданлыгыннан мәхрүм булу мөмкинлеге турында сорадылар.