12 декабрь көнне Теләче урта гомум белем бирү мәктәбендә саләмәтлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы узды.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Әлеге бәйрәмнең төп геройлары-  балалардан тыш, район мәгариф бүлегеннән тэрбия эшлэре буенча директор урынбасары Вахитова М.Г.,психолог Фатыхова Л.М. , район балалар иҗат үзәгеннән Ибрагимова Э.З,Гараева Р.Р., укытучылар катнашты. Җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барган чара балаларның күңелен күтәреп, сөенечле мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм чарасында район күләмендә саләмәтлекләре чикле балалар арасында узган конкурста җиңүчеләрне дә тәбрикләү тантанасы булды. Аларга грамоталар, призлар тапшырылды.

Төрле конкурсларда катнашып, шарлар, сабын күбекләре белән уйнап узган бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International