Үзәк урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2023" һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста барлыгы 12 педагог көч сынашты. Жюри тарафыннан иң-иңнәре ачыкланды:
1 урынга Олы Нырсы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фадеев Рем Сергеевич лаек булды.
2 урында - Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вахитова Әлфия Сатлыковна.
3 урынга - Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гарифуллина Алира Рахимҗановна белән Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөнгатуллина Алия Рафисовна лаек дип табылды.
"Педагогик дебют" номинациясендә Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Руфинә Газинуровна җиңү яулады.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты-2023" конкурсы җиңүчесе дип Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Гөлчәчәк Рәсимовна билгеләнде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм зона этабы сынауларында уңышлар телибез.