10 дкабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Россия помнит имена героев» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Китапханәче мультимедиа презентациясе ярдәмендә балаларга Изге Георгий Победоносец ордены һәм башка бүләк билгеләре, орденнары турында сөйләде. Патриотик сәгатьтә катнашучылар югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган сугышчыларның: А.Суворов, М. Кутузов, Ф. Ушаковның үлемсез батырлыклары, якташыбыз Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К., Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Россия армиясе сугышчылары турында белделәр. Чара барышында балалар Ватаныбыз Геройлары хөрмәтенә шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International