12 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә хокук сәгате үткәрелде.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Презентация барышында балаларны Конституциябезнең барлыкка килү тарихы, шулай ук Россия дәүләтенең төп символлары — флаг, герб һәм гимнның килеп чыгышы белән таныштырдылар. Укучылар Россия флагы төсләренең мәгънәсе, ни өчен Россия гербында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы барлыгы, конституциядә язылган һәркемнең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Балалар «Знаешь ли ты государственные праздники?» дип исемләнгән викторинада катнаштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International