Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларын, аларның батырлыкларын искә алу.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Әлеге истәлекле көн уңаеннан район китапханәләрендә  Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын искә алдылар. Шулай  Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Геройлар тумый, геройлар була!” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде, Максабаш авылы китапханәсендә тематик  күргәзмә эшләнде,  Сауш авыл китапханәсендә батырлык дәресе, Максабаш һәм Иске Карабаян авылларында тарих сәгатьләре   узды.  Яшь буынга илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылган чараларда мәктәп укучылары катнашты. Алар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, Ватан Геройлары, аларның үлемсез батырлыклары турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International