Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Әлеге мөһим көн уңаеннан, 10 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсендә  «Россияне кем яхшырак белә?» дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшүсмерләр конституциянең барлыкка килү тарихы, структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чара азагында интеллектуаль викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International