Кунаклар

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

13 нче декабрь көнне Үзәк балалар бакчасына “Ашит”дәүләт табигать тыюлыгыннан белгечләр Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара  Аюдрахманова, Татарстан республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк идарәсе белгече Алия Шаймуллина кунакка килгән иде.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  “Ёлочка, живи!”дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр. Балаларның чыгышында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бик актуаль булган чыршыларны саклау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Шулай ук балалар һәм аларның әти-әниләре чыршыларны сакларга һәм кисмәскә кирәклеген искәртүче рәсемнәр ясадылар. Ул рәсемнәр кеше күпләп йөри торган җәмәгать урыннарына куелды.

           Кунаклар балаларның тырышлыгын югары бәяләделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар һәм киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам итергә теләк белдерделәр.

            Тәрбия процессының  бер бурычы - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдә табигать белән кеше тормышының тыгыз бәйләнештә икәнен, Җир шарындагы тереклекнең безнең тормышыбызда мөһим роль уйнавын аңлату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International