10 декабрьдә, Ватан көне геройлары уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә "У войны не женское лицо” хәтер кичәсе узды. Ул кырыгынчы елларда туфлиларны солдат итекләренә, күлмәкләрне шинельгә алмаштырган хатын-кызларга багышлана. Кичәдә катнашучылар Ватаны өчен ирләр белән беррәттән көрәшкән шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, снайперлар, танкистлар булган хатын-кызларның батырлыклары турында белделәр. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тасвирлаган язучылар әсәрләре искә төшерелде. Алар – Б. Васильевның "А зори здесь тихие” һәм "А завтра была война”, В. Распутинның "Живи и помни”, В. Закруткинның "Матерь человеческая”, С. Аликсиевичның “У войны не женское лицо” дигән әдәби әсәрләр. Сөйләшү вакытында Бәек Җиңүгә үз өлешен керткән авылдашлар Попонина А. һәм Михеева Э. искә төшерелде.