Китапханәдәге китап күргәзмәләре - сәнгать әсәре, фәнни һәм иҗади эзләнүләр җимеше, илһамлы эш нәтиҗәсе булып тора.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Күргәзмәләр тәкъдим ителгән басмаларга игътибарны җәлеп итеп кенә калмый, ул укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштырырга, аларда кызыксыну уятып китап алып укырга өндәргә тиеш. Казаклавр авылы китапханәсендә балалар өчен һәрвакыт китап күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелә. Балалар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны сайлап алып, яратып укыйлар. 13 декабрь көнне “Китап күңел байлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International