Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче өченче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. кызы- 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне,бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз- алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!