Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  базысында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә. Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән.  Нәтиҗәдә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  музыка җитәкчесе Сафина Р.К.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды,  «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Теләче 3нче номерлы балалр бакчасы тәрбиячесе Хуҗина Р.Г.- 2 урынны алды.  Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International