Әхсән Баян-татар язучысы, шагыйрь, драматург, егермедән артык шигырь җыентыгы авторы

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Аның иҗаты ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Дисбе сәдәпләре төсле барлап, кешеләргә гомер теләрмен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International