Алан авыл китапханәсендә наркотикларга каршы программа кысаларында, «Наркомания - ак үлем» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Тормышта сәламәтлеккә зыян китерә торган бик күп күренешләр бар, ләкин аларның иң куркынычы - наркомания. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул, зарарлы гадәтләр нинди була, тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар үсә барган организмга нинди зыян китерә, тискәре гадәтләргә каршы ничек көрәшергә, - дигән сорауларга җавап табарга була. Шулай ук, китапханәгә килүчеләргә буклетлар ярдәмендә наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында да мәгълүмат бирелде. Наркоманияне сугыш белән чагыштырып була, чөнки ул да күп кеше гомерен өзә. Бу күренмәгән сугыш корбаннары миллионнар белән исәпләнә. Китапханәче танылган кешеләр - сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спортчылар турында сөйләде - алар үсеп килүче буынга үрнәк, стимул булырга тиеш. Һәркемнең сәламәтлеге - бөтен ил өчен кыйммәт.