Кешеләр ясаган төрле эчемлекләр арасында иң танылганы һәм киң таралганы чәй санала.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Аны җирнең теләсә кайсы почмагында эчәләр. Чәй - бик файдалы эчемлек, ул сусауны баса, арыганлыкны бетерә, шатлык өсти, кәефне күтәрә, шифалы үзлекләргә ия.

15 декабрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә  Халыкара чәй көне уңаеннан  «Без укыйбыз һәм уйныйбыз, ә соңыннан чәй эчәбез» дип исемләнгән әдәби чәйханә үткәрелде. Чарада катнашучылар традицион рәвештә күп халыкларның яраткан эчемлеген әзерләгән үләннәр турында үзләренең киңәшләре белән уртаклаштылар. Китаплар укыдылар. Гөлсинә Галимуллинаның “Карлы миләш тәме” китабына күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International