Чарада балалар яраткан китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәткә чыктылар, төрле сынауларда катнаштылар: «Яраткан әдәби геройлар парады», әдәби викторина, «Көйне Фаразла», «Тере әкият», «Тылсымлы предметлар картотекасы», «Әдәби ассорти». Чара ахырында «Минем яраткан әкиятләрем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.