Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы - күренекле прозаик, драматург, актер, публицист.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Ул 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Югары Кибәхуҗа авылында туган.

Мәхмүт Хәсәнов балалар өчен дә пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр язган. Ул вакыт сулышын бик нечкә сизә һәм моны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра белә. Кеше белән табигать арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аның иҗатында аерым урын алып тора.

16 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә М. Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган “Якташ язучыбыз иҗаты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан матур әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International