“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

 15 нче декабрь көнне  безнең Баландыш төп  мәктәбендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  интеллектуаль уены үтте. Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнде, аларга җавап итеп балалар үзләренең белемнәрен берничә  өлкә буенча күрсәтә алдылар: “Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш». Уен вакытында катнашучылар командада эшләү, дөрес җавап сайлаганда иптәшләренең фикерләрен тыңлау, җавапларын нигезләү һәм үз фикерләрен раслау осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара дустанә һәм уңай атмосферада узды. Барлык катнашучылар да үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Барлык нәтиҗәләр буенча:

1 нче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек булды.

2 нче урын- Олы Мишә урта мәктәбе,

3 нче урын- Баландыш төп мәктәбе.

 Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International