«Кладовая Деда Мороза» дип исемләнгән яңа ел күргәзмәсе бәйрәмгә әзерлек эшләрен ачты. Шармыш авыл китапханәсендә өйне, Яңа ел өстәлен бизәү, матур бәйрәм киемен сайлау серләре турында файдалы мәгълүмат биргән китап күргәзмәсе үз укучыларын көтә. Бу күргәзмәдә Яңа ел һәм Раштуа турында да искиткеч, гаҗәеп хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр, кыш турында табышмаклар тәкъдим ителә. “Почемучки” клубына йөрүчеләр дә күргәзмәне матурлап бизәүдә үз өлешләрен керттеләр, алар 2023 ел символын төшереп рәсемнәр ясадылар.