Алан авыл китапханәсендә, Пушкин картасы кысаларында, татар хатын-кызларының милли баш киеме - калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Калфак — татар халык киемнәренең аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм күңел чисталыгы символы. Мастер-класста катнашучылар төймә формасында булган калфак тегәргә өйрәнделәр. Китапханәче калфакка әзерләнгән тукыманы сызып кисү һәм тегү серләре белән уртаклашты, әби-бабаларының чигү һәм бизәү ысуллары турында сөйләде. Катнашучылар орнаментларны  өйрәнделәр, тукымага  аппликация ябыштыру техникасын үзләштерделәр, сәйлән белән чигәргә өйрәнделәр. Китапханәдә чара өчен тематик  күргәзмә дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International