Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булса да, ул күңелле чәй табыны белән тәмамлана. Соңгы елларда чәй бәйрәмнәре үткәрелү дә матур гадәтләрне, чәй эчү йолаларын саклап калырга ярдәм итә.