Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында 15 сентябрдән 15 декабьренә кадәр экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә” исемле сәхнә иҗаты әсәрләре буенча икенче республикакүләм бәйге узды. Әлеге бәйгедә “Урман хикәясе” спектакле белән безнең Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Барлык рольләрне дә зурлар төркеменә йөрүче балалар башкарды.
19 декабрь көнне Теләче 1нче балалар бакчасында әлеге бәйгедә катнашкан иң яхшы авыл һәм район балалар бакчалары арасыннан 1,2,3 урын алучыларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча безнең театраль коллектив 2нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Безнең актерларны чын күңелдән котлыйбыз, без алар белән горурланабыз!
Спектакльне әзерләүчеләр:
Тәрбиячеләр Ярмиева З.М. һәм Зиннәтова И.Н. (сценарий авторы, режиссер).
Музыка җитәкчесе Зәйнетдинова З.З. (тавыш режиссеры, тавыш операторы, музыкаль постановкалар авторы)