Бүген 7 нче сыйныфның ата-аналар комитеты командасы Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән бергә «Дус сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.Бу конкурс мәктәпнең һәм гаиләнең иң яхшы тәрбия тандемын ачыкларга ярдәм итә. Кызыклы иҗади уйланулар, уеннар, җырлар, театральләштерелгән тамашалар - ул дуслашыр өчен, төрле авырлыкларны җиңә алырлык бердәм команда булу өчен тагын бер сәбәп. Безнең команда ел саен лаеклы чыгыш ясый һәм призлы урыннар яулый. Быел да ата-аналар, укучылар һәм педагоглар командасы 2нче урын алды. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!