Яңа ел - тылсым һәм бүләкләр бәйрәме.

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Бәйрәмне яхшырак үтсен өчен, моңа әзерләнергә һәм тиешле мохит  тудырырга кирәк. Гадәттәгечә, өйләр, урамнар төсле ялтыравык һәм матур утлар белән бизәлә. Яңа елга әзерлек эшләре кысаларында  Шармыш авыл китапханәсендә «Чудо-штучки» исемле остаханә ачылды. Монда Яңа ел бизәкләрен ясау буенча мастер-класслар узачак. 18 декабрьдә китапханәче гадәти булмаган бүләкләр һәм үз куллары белән оригиналь әйберләр ясарга яратучыларны “Игрушки, снежинки, хлопушки и прочие безделушки»  мастер-классына чакырды. Балалар үз куллары белән открыткалар һәм кар бабайлар ясадылар, кыш, яңа ел турында әкиятләрне искә алдылар.  . Очрашу ахырында  «Кладовая Деда Мороза» күргәзмәсе белән таныштылар һәм ошаган китапларны укырга яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International