«Тату сыйныф серләре»

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

20 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» дип исемләнгән республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу конкурс мәктәпнең һәм гаиләнең иң яхшы тәрбия тандемын ачыкларга ярдәм итә. Кызыклы иҗади уйланулар, уеннар, җырлар, театральләштерелгән тамашалар - ул дуслашыр өчен, төрле авырлыкларны җиңә алырлык бердәм команда булу өчен тагын бер сәбәп. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар шулай бүленде:

1 урын – Олы Нырсы урта мәктәбе

2 урын-Олы Мишә урта мәктәбе

3 урынны Иске Җөри урта мәктәбе һәм Үзәк урта мәктәбе бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International