Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләре, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары. Шул уңайдан 21 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында күренекле татар язучысы Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның 95 еллык юбилеена багышлап “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куеды һәм шул ук исем астында укучылар белән язучының иҗаты белән танышу сәгате булып узды. Монда әсәрләреннән өзекләр укылды.