Иске Карабаян авылы китапханәсендә Мөсәгыйть Хәбибуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.

2022 елның 30 декабре, җомга

Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» исемле тарихи романнар иҗат итә.

1996 елда татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелә. 2003 елда Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан» романы өчен Тукай премиясенә лаек була.

1978 елда Татар АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала, 1987 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дип игълан ителә. 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International