Республика конкурсының муниципаль туры узды.

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

8 февраль көнне Теләче урта мәктәбе базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Сердце отдаю детям» дигән республика конкурсының муниципаль туры узды. Балалар иҗат үзәгеннән Галимҗанова Ф. Г., Баева З. Р., Нәбиуллина Р. Р., Солонцов М.А. һәм Белоусова В. Е., Галимҗанов Р. Р. катнаштылар.  Сәнгать юнәлештә Галимҗанова Ф. Г – 1 урын, Баева З.Р. – 2 урын, Нәбиуллина Р. Р. - 3 урын. Техник юнәлештә Солонцов М.А. – 1 урын, физкультура- спорт юнәлешендә Галимҗанов Р. Р. – 1 урын, Белоусова В. Е. – 2 урын. Барлык педагогларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өстәмә белем бирү педагогларына иҗатларында  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International