“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

2023 елның 10 феврале, җомга

Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (1908-1996) - Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул татар халкы тормышындагы төп үзгәрешләр елларында язучы буларак формалаша.

 Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле кичә үткәрелде. Әлеге  кичәдә, язучының “Кабак” хикәясе театральләштереп халыкка җиткерелде. Башка әсәрләреннән өзекләр укылды, викторина сорауларына җаваплар алынды. Тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International