Әлеге көнне сайлап алу - очраклы түгел. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы күп кенә яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булалар. Әбде авылы китапханәсендә истәлекле көнгә «Яшь геройлар - антифашистлар» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Ул яшь герой-антифашистлар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында презентация караудан башланды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Балалар Бөек Ватан сугышының яшь геройлары турындагы әдәбият белән якыннанрак таныштылар.