Әлеге истәлекле дата БМОның чираттагы Ассамблеясы тарафыннан расланды. Бу көн 1964 елдан башлап ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Дөньяның барлык илләренең яшь малай һәм кызлары, тынычлык, азатлык, демократия һәм кешеләрнең бәхете өчен көрәшкән һәм үлгән яшь геройлар истәлегенә багышлана. Безнең илдә бу дата Яшь герой – антифашист көне буларак билгеле. Без Ватаныбыз өчен көрәшкәннәрне искә алабыз. Аның өчен олылар гына түгел, балалар да көрәште. Шуның белән бәйле рәвештә Олы Нырсы авылы китапханәчесе Олы Нырсы балалар бакчасында таныштыру дәресе үткәрде.