4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның туган көне.

2023 елның 10 феврале, җомга

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның туган көне. Михаил Пришвин - XX гасыр рус әдәбияты классигы. Аның әсәрләрендә туган якның табигате зур роль уйный. Кешеләр генә түгел, кошлар һәм хайваннар да әдәби геройлар булып тора. 2 февраль көнне Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан "Китап битләрендә хайваннар һәм кошлар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International