Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

2023 елның 10 феврале, җомга

10 февраль көнне МББУ-Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең «Воспитать человека»дигән һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда белем бирү учреждениеләренең биш педагог-оештыручысы катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде. «Тәрбия эшчәнлегенең яңа формалары» һәм балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре визит карточкасы күрсәтелде. Өченче урынга Сауш төп мәктәбенән Рахматулина Наилә Васил кызы лаек булды. Икенче урында МББУ- Теләче урта гомум белем бирү мәктәбенең педагог - оештыручысы Зиганшина Алсу Назим кызы дип табылды. Жюри беренче урынга Олы Мишә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гарипова Гүзәл Газинур кызын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International