“Нәни энҗеләр”

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге һәм мәгариф бүлеге белән берлектә район күләмендә өченче тапкыр“Нәни энҗеләр” бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләре белән уртаклаштылар. Ә икенче өлештә гаилә гореф- гадәтләре, нәсел җепләре турында горурланып сөйләделәр. Соңыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә мастер-классларда катнаштылар. Һәр катнашкан нәни дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International