Теләче районында “Актив озын гомер” чаралары

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Актив озын гомер» программасы буенча уңышлы гына эш алып барыла. Әлеге программа өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны төрле сәламәтләндерү, мәдәни-күңел ачу чараларына җәлеп итү юлы белән аларның тормыш сыйфатын һәм озынлыгын яхшырту өчен шартлар тудыруга, кызыксынуларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә, мәгълүмати белемнәрен арттыруга, ялгызлыкны профилактикалауга һәм өлкән буынның үзара аралашуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Санап үтелгән максатларны күздә тотып, шушы көннәрдә “көмеш волонтерлар” белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен районның туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музейга барып төрле буын экспонатлары һәм эшләнмәләре белән танышу, туган як тарихына күз салу өлкәннәр арасында зур кызыксыну һәм соклану уятты. Очрашуның уңай атмосферасы, эчтәлекле экскурсия, җанлы әңгәмә аларга күзаллауларын киңәйтергә генә ярдәм итеп калмады, ә уңай хис-кичерешләр дә бүләк итте. "Актив озын гомер" программасы ярдәмендә өлкәннәрнең психоэмоциональ халәте яхшыра, аларның аралашуга булган ихтыяҗлары канәгатьләндерелә, яңа мәнфәгатьләре һәм максатлары барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International