Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныша алалар.
Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Китапханәчеләр Караширмә башлангыч мәктәбендә булып, укучыларга язучы иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрделәр, шигырьләрен кычкырып укыдылар.