Февраль ае – якташ язучыбыз Фатих Хөсни туган ай.

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Быел, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең  тууына 115 ел тулды.

Ф. Хөсни-чын мәгънәсендә тел остасы.  Балаларга махсус атап язган хикәяләреннән «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б., күләмлерәк әсәрләреннән - «Йөзек кашы» повесте, «Җәяүле кеше сукмагы» романы - һәркайсы гаять үзенчәлекле, әдәби яктан ныклап уйланылган, сюжетына-эчтәлегенә тирән мәгънә салынган, теле гаҗәеп бер камиллек дәрәҗәсенә җиткерелеп иҗат ителгән әсәрләр.

9 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 7 “А” сыйныфы укучылары белән әдипнең тормыш юлы, иҗатын яктырткан “Йолдызлы сәгать” уены үткәрделәр. Балалар сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Һәр тур саен бер укучы төшеп калып, җиңүче билгеләнде. Әлеге уенда 18 бала катнашты, барысына да бүләкләр тапшырылды. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International