2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап 9 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәсендә “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Һәр бизәктә - халкыбыз тарихы” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үтте. Китапханхчеләр татар халкының сәнгате, милли костюмнар турында сөйләделәр, татар орнаментлары белән таныштырдылар. Чара ахырында балалар алъяпкыч макетын милли бизәкләр белән бизәделәр.