Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Балаларның кызыксынулары уен аша формалаша. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, игътибарлыклары да арта.