Дөнья әдәбиятында исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик күп. Ләкин, иле өчен кәрәшеп башын салган, исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән, Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән санарлык. 10 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсе укучылар өчен "Мәңге халык күңелендә" күргәзмәсен тәкъдим итте, анда әдипнең шигырьләр җыентыгы, замандашлары аның турында хатирәләре тупланган китаплар урын алды. Көн дәвамында аның тормышы, эше һәм үлемсез батырлыгы турында аерым сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук, шагыйрьне искә алып "Ирекле җилләр" дип исемләнгән уку акциясе игълан ителде.