"Нина Павлованың китапларын уку" дигән VII Төбәкара акция галим, биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың туган көне һәм Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан уздырыла. Бу акция кысаларында, Шармыш авыл китапханәчесе "Өлкәннәр дә, балалар да табигать өчен җаваплы" чарасы үткәрде. Монда балалар Нина Михайловна Павлованың тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, галим, биология фәннәре докторы һәм балаларга туган табигате турында кагылышлы китаплары, ни өчен Н.М. Павлованы «Королева смородины» дип йөртүләре хакында белделәр. Яшь укучылар «Живая бусинка» хикәясен рәхәтләнеп тыңладылар һәм әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара презентация белән үрелеп барды.