Финанс грамоталылыгы көне

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

 Хәзерге тормыш үз стандартларын куя: базар икътисады шартларында кешегә теләсә кайсы яшьтә уңышлы булу өчен финанс грамоталы булырга кирәк. Шуңа күрә икътисади белем нигезләрен өйрәтүне инде балалар бакчасында башларга кирәк, чөнки акча һәм аларны куллану турындагы күзаллаулар мәктәпкәчә яшьтә формалаша башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның финанс грамоталылыгы нигезләрен формалаштыру максатыннан Үзәк балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  тәрбияче Нәилә Шайдуллина акчаның ничек барлыкка килүе, гаиләгә акчаның кайдан килүе турында әңгәмәләр үткәрдек. Үткән, бүгенге һәм киләчәк акчалары турында сөйләде. Акча берәмлекләрен танып  исәп –хисаплауны  ныгыттык, акча белән дөрес итеп мөрәҗәгать итү максатыннан балалар «Кибет», «Супермаркет» сюжет - рольле уеннарына җәлеп ителде.  Балаларның әлеге тема белән кызыксынуларын арттыру һәм алынган мәгълүматларны ныгыту максатыннан мультфильмнар да  карадылар. Нәтиҗәле эшчәнлектә балалар тәңкәләр "суктылар", кәгазь янчыклар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International